Владимир Даль – гаҗәеп талантлы рус язучысы

2026 елның 22 мае, җомга

Владимир Даль – гаҗәеп талантлы рус язучысы, этнограф, лексикограф, фольклор җыючы, хәрби табиб. 2026 елда бөек язучының тууына 225 ел тула.

Теләче балалар китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары өчен Владимир Иванович Дальның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «В.И. Даль — любитель русского слова» дип исемләнгән әдәби сәяхәт узды.

Әлеге чарада балалар В. Дальның балачагы һәм яшьлек еллары, гаиләсе, белем алуы, сугыш хезмәте, А.С. Пушкин белән аралашуы турында кызыклы фактлар белән таныштылар.

Үзенең  53 ел гомерен багышлаган төп хезмәте - «Тере бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеген» төзү Владимир Дальга иң зур дан китерә. Балалар сәяхәт дәвамында рус әдәбияты дөньясына чумды һәм бөек язучының тормышы һәм эшчәнлеге турында бик күп мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International