Балалар Ленинград чолганышының иң фаҗигале бите – шәһәрне фашист илбасарлары камап алуы белән таныштылар, камалышта калган шәһәрдә көндәлек алып барып, үзләреннән киләчәк буынга шул дәһшәтле еллар турында истәлек калдырган ике кыз - Таня Савичева белән Тана Вассоевич турында белделәр. Чолганыш вакытында һәлак булган балалар һәм яшүсмерләргә багышланган «Тормыш чәчәге» монументы һәм «Тормыш юлы» башланган урында Ладога ярында урнашкан «Өзелгән боҗра» мемориалы – Ленинградны олы җир белән тоташтыручы бозлы күл буенча узучы куркыныч трасса турында хикәя тыңладылар. Шулай ук, шушы чарада катнашучы малайлар ленинградлылар күкрәгендә балкучы кечкенә калай значок «Блокада карлыгачы» турында ишеттеләр.