3 февраль көнне районыбызда «Ата – аналар иминлек өчен» республика ярышының муниципаль этабы узды.

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

3 февраль көнне районыбызда «Ата – аналар иминлек өчен» республика ярышының муниципаль этабы узды. Әлеге чара балаларда юлларда үз – үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру буенча уртак эшнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат ассызыклау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләрне һәм аларның остаз-ата-аналарын җыйды. Юл хәрәкәтендә җаваплы һәм игътибарлы катнашучыларны тәрбияләүдә нәкъ менә гаилә төп рольне уйный бит. Бу көнне районыбызның унбер мәктәбеннән командалар бер сәхнәдә җыелды. Балалар үзләренең белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен ике мавыктыргыч сынауда күрсәттеләр. Беренче этап-команданың юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган визиткасы. Аннары катнашучылар видеороликлар тәкъдим иттеләр. Конкурс сәламәт көндәшлек һәм үзара ярдәмләшү атмосферасында узды.

Иң көчлеләрне ачыкларга ярдәм иткән жюри әгъзаларына аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Жюри составына мәгариф бүлеге, дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» вәкилләре, методистлар һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре керде. Бу конкурс белемнәрне тикшерү генә түгел, ә тәҗрибә уртаклашу һәм мәктәпләр, ата-аналар һәм юл хәрәкәте иминлеге өчен җаваплы органнар арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International