Татарстан Республикасының Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне кулланып эшләнгән һәм түгәрәк калкан рәвешендә ясалган. Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте урын алган. Борынгы заманда ул уңдырышлылык тәңресе һәм балаларны яклаучы символ буларак саналган. Татарстан гербында барс — республика халкының һәм гражданнарының яклаучысы булып тора. Барсның кызыл кояш фонында сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет һәм тормыш билгесе булып санала. Барсның сул ягында урнашкан түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади һәм көч кулланудан якланганлыгын символлаштыра. Таҗ яфраклары җөп санында булган ак кашкарый чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын һәм озын гомер теләген белдерә. Татарстан Республикасының гербы белән таныштыру максатыннан, 7 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Ак барслы герб» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.