7 февральдә Татарстан Республикасы гербын кабул итү көне уңаеннан Әбде авылы китапханәсендә «ТР гербы — Дәүләт символы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада балалар игътибар белән Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аның хәзерге күренешенең 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан рәсми рәвештә раслануы турында белделәр. Шулай ук балалар «символ» һәм «герб» төшенчәләренең мәгънәсен аңладылар, Республика гербында ни өчен нәкъ менә Ак Барс сурәтләнгәнен, герб төсләренең символик мәгънәсен өйрәнделәр. Гербның һәр элементына аерым игътибар бирелде, аларның әһәмияте һәм символикасы турында сөйләнде.