6 февраль көнне "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе базасында 2025-2026 уку елында "Россиянең Ел тәрбиячесе" республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды. Анда республиканың алты районыннан: Балтач, Арча, Кукмара, Саба, Теләче һәм Әтнә районнарыннан талантлы педагоглар катнашты. Конкурс өч этаптан торды:Балалар белән чара; педагогик эшчәнлеккә үз-үзеңне анализлау; ата-аналар белән эшләү.
Бәйгедә катнашучылар арасында безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Саетова Д.Р.да бар иде. Бәйгенең зона этаплары нәтиҗәләре март аенда игълан ителәчәк. Барлык катнашучылар югары дәрәҗәдәге профессионализм, иҗади эшләү һәм үз һөнәрләренә мәхәббәт күрсәттеләр.Барлык катнашучыларны да котлыйбыз һәм яңа һөнәри казанышлар һәм якты иҗади идеяләр телибез!