16 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен «Ә сез коррупциянең нәрсә икәнен беләсезме?» дип исемләнгән әңгәмә – диалог үткәрелде.

2026 елның 17 гыйнвары, шимбә

Китапханә хезмәткәрләре балаларга әлеге сүзнең нәрсә аңлатуын, коррупция барлыкка килүнең сәбәпләрен һәм аның белән көрәшү ысуллары турында сөйләделәр. Чарада укучылар ребуслар чиштеләр һәм коррупция темасына викторина сорауларына җавап бирделәр.  Шулай ук, «Ришвәт нәрсә ул?» һәм «Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?» темаларына фикер алыштылар.

Чара азагында әңгәмәдә катнашучыларның һәммәсе дә коррупция – начар күренеш һәм законга каршы бара, шуңа күрә һәрвакыт гадел булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International