Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына быел 140 ел тула.

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Габдулла Тукай- татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милли горурлыгы. 17 нче гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Анда Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында китаплар, шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән басмалары, Тукай турында кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International