Кайвакыт бу белмәү, кайчак игътибарсызлык аркасында була. Ә безнең хокукый белемсезлегебез безне җаваплылыктан азат итми. Әмма нәрсә генә булмасын, без үзебезнең хокукларыбызны һәм бурычларыбызны белергә тиеш. Һәм без дәүләтебезнең хокукый нормалары белән никадәр иртәрәк таныша башласак, хокукларыбызны белү һәм үзебезнең гражданлык абруебызны яклау җиңелрәк булачак. 17 январь көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәр өчен, яшьләр белән «Яшьләр һәм хокук» исемле телдән журнал оештырдылар.