Табышмаклар - халык иҗатының мәдәнияттә мөһим роль уйнаучы үзенчәлекле төре.

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Алар фикерләүне үстерергә ярдәм итә, безне акыллырак итә һәм тирәнрәк уйларга өйрәтә. Табышмаклар бик кыйммәтле һәм мөһим, алар инде күп гасырлар яшәп килә.  Табышмак-ул нәрсәнедер тасвирлау гына түгел, ә аның үзлекләре һәм характеристикалары турындагы сорау. Шуңа күрә җавапны аңлар өчен, уйларга һәм сүзнең нәрсә турында барганын аңларга кирәк. Табышмаклар-халык авыз иҗатының бер өлеше, әкият һәм тарихларның үзенчәлекле төре. 20 нче гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Табышмакка җавап тап” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Аның максаты-катнашучыларны табышмаклар белән таныштыру һәм аларга акыл сәләтләрен үстерергә ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International