Террорчылык үзенең барлык формаларында һәм чагылышларында, үзенең масштаблары һәм интенсивлыгы, үзенең кешелексезлеге буенча хәзерге вакытта глобаль әһәмияттәге иң кискен һәм көнүзәк проблемаларның берсенә әверелде. 20 нче гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә «Терроризм: уяу булыгыз» исемле күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Террорчылык актлары еш кына массакүләм кеше корбаннары китерә, кайчакта торгызылырга мөмкин булмаган матди һәм рухи кыйммәтләрне җимерә, дәүләтләр арасында дошманлык тудыра, сугышлар, милли һәм социаль төркемнәр арасында ышанмаучанлык һәм нәфрәт тудыра, аларны кайчакта тулы бер буын гомере дәвамында җиңеп булмый.