Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «Республика башкарма хакимият органының, җирле үзидарә органының һәм коммерциягә карамаган оешманың – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагының иң яхшы архивы»конкурсының икенче этабы узды.
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәт күрсәтүләрне оештыру бүлеге башлыгы Гыйниятуллина Ч. М. җитәкчелегендәге эксперт төркеме, шулай ук Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Мараков И. Р. һәм Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының архив секторы мөдире Шәйхетдинова Ф.Р. документларны исәпкә алуны оештыру шартлары, Архив фонды белән таныштылар.