Балаларга кышлаучы кошлар турында мәгълүмат бирелде, җимлекләр ясалды. Ясалган җимлекләргә бөртекләр салып, агачка урнаштырылды. Кышлаучы кошларны ашату-кешелеклелек күрсәтүнең һәм яхшылыкның катлаулы булмаган һәм күңелле ысулы. Без балаларны шул рәвешле табигать ритмнары белән таныштырабыз, ә алар, кошларны күзәтеп һәм аларга ярдәм итеп, күп нәрсәгә - игелеккә, шәфкатьлелеккә, хезмәт сөючәнлеккә өйрәнәләр.