Чыннан да, балалар бакчасыннан ук укучыларга юл йөрү кагыйдәләре өйрәтелә. Шул уңайдан, 11 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга урамда һәм юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу мөһимлеген аңлаттылар, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм аларны гамәлдә куллана белү кирәклеген ассызыкладылар. Әңгәмә балаларда юл хәрәкәте иминлегенә җаваплы караш тәрбияләүгә юнәлтелгән җылы һәм файдалы очрашу булып узды.