7 февраль көнне Теләче үзәк район хастаханәсендә 9 һәм 11 класс укучылары өчен "Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах" дип исемләнгән масштаблы һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрелде. Фестивальне оештыручылар: Казан дәүләт медицина университеты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт һәм "Таттехмедфарм"Дәүләт унитар предприятиесе.
Фестивальнең төп идеясе чыгарылыш сыйныф укучыларын булачак эш урыннарында медицина һөнәрләре белән таныштырудан гыйбарәт иде. Укучылар үзләренең булачак һөнәрләре турында тулырак мәгълүмәт алдылар. Алар алдында Теләче район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ирек Илгизович чыгыш ясады.