Чара башында китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында җентекләп сөйләде. Сатирик язучының иҗаты күптөрле, әмма аның гаять зур мирасы арасында олылар да, балалар да яратып укый торган мавыктыргыч әкиятләре аеруча популяр. Әдип үзенең әкиятләрендә халыкның талантлы булуын күрсәтә. Аларда хезмәт ияләре хисабына яшәүчеләргә карата нәфрәт, акыл һәм гаделлек җиңеп чыгуына ышаныч чагыла. Презентация беркемне дә битараф калдырмаган «Повесть о том, как один мужик двух генералов прокормил» әкияте турында фикер алышып узды. Һәркем үз фикерен әйтте.