23 гыйнвар көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә, «Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт» дигән тема буенча экологик әңгәмә үткәрделәр. Экологик әңгәмә-югалып баручы үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, аларның катлаулы язмышы турында белү, планетабызның биологик төрлелеген саклау һәм һәрберебезнең нәрсә эшли алуын аңлау өчен уникаль мөмкинлек ул. Чара барышында викторина сорауларына һәм хайваннар турындагы табышмакларга җавап биреп, балалар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. Китап-иллюстратив күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият һәм хайваннарның төсле фотосурәтләре балаларга сорауларга җавап бирергә ярдәм итте.