27 гыйнвар көнне, Алан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен XX гасыр тарихының ике фаҗигале һәм онытылмаслык вакыйгалары— Холокост корбаннарын искә алу һәм Ленинград блокадасына багышланган тирән мәгънәле һәм бик әһәмиятле патриотик чара узды. 27 гыйнварның бу вакыйгалары- тиңдәшсез рәхимсезлек һәм бөек батырлык символына әверелделәр. Өлкән сыйныф укучылары блокада көндәлекләре һәм хатларын уку аша, шул чор кешеләренең аяныч һәм куркыныч язмышлары белән таныштылар һәм фикер алыштылар. Безнең бурычыбыз - балалар белән мондый очрашуларны тарихи даталарны искә төшерү уңаеннан гына түгел, ә кисәтү буларак та үткәрү. Очрашу миллионлаган һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.