Холокост корбаннарын искә алу көненә багышлап, Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә 7-9 класс укучылары өчен «Холокост! Буыннар хәтере» дип исемләнгән тематик сәгать уздырылды. Китапханәче чарада катнашучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды, фашизмның күпсанлы корбаннары, үлем лагерьларында күпләп юк ителгән яһүд халкын кыру турында сөйләде. Балалар сугыш вакытында халыкның ничек яшәгәнен, нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгәнен, лагерьларда олылар һәм балалар нинди коточкыч хәл кичергәнен белделәр. Безнең бурычыбыз – һәлак булганнарны истә тоту, исән калганнарны хөрмәт итү һәм кешелекнең үзара аңлашуга һәм гаделлеккә омтылышын яңадан раслау.