27 гыйнвар көнне Сауш авылы китапханәчесе Сәйфетдинова Р.М. Холокост корбаннарын искә алу көненә багышлап «Холокост: халык фаҗигасе» - дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче чарада катнашучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды. Чарага “Холокост: тарих, хәтер, язмышлар” исемле китап күргәзмәсе куелды, анда әлеге фаҗигале вакыйгалар турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Безнең бурычыбыз – һәлак булганнарны истә тоту, исән калганнарны хөрмәт итү һәм кешелекнең үзара аңлашуга һәм гаделлеккә омтылышын яклау һәм булдыру.