«Ленинград блокадасы елъязмасы»

2026 елның 1 феврале, якшәмбе

Айдар авыл китапханәсендә 28 гыйнвар көнне илебез тарихындагы иң фаҗигале битләрнең берсенә багышланган «Ленинград блокадасы елъязмасы» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Ленинград блокадасы-ул тыныч халык һәм балалар өлешенә дә төшкән гаҗәеп батырлык һәм куркыныч сынаулар тарихы. Чарада камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләрнең авыр сынаулары: ачлык һәм салкынлык, түзә алмаслык тормыш шартлары, заводларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, камалыштагы икмәк нормасы һәм шәһәрне зур җир белән бәйләгән тормыш юлы, шулай ук Ленинградны азат итүдә катнашкан авылдашыбыз Камалов Әхәт Бәдри улы турында сөйләдек. Мондый чаралар илебезнең тарихи үткәненә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли. Блокадалы шәһәрдә балаларның һәм өлкәннәрнең батырлыгы һәрвакыт ныклык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт дәресе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International