Казаклар авыл китапханәсендә “Китаплар - күңел түренең иң якын дуслары” дип исемләнгән библиошопинг үтте.

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Чара барышында һәр катнашучы башка укучыларга китапханә фондыннан китап алырга тәкъдим итте. Моның өчен яраткан китабыңны ачык һәм мавыктыргыч итеп күрсәтергә, аның авторы һәм эчтәлеге турында сөйләргә кирәк иде. Беренче әсәрне китапханәче үзе укыды. Чарада катнашучылар да башкаларга кызыклы булырлык итеп үзләренең яраткан китапларын тәгъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International