Махсус хәрби операция башланганнан бирле Теләче җирлегендә төрле ярдәм чаралары оештырыла, безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы да анда актив катнаша.

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Шулай солдатларга тагын ничек ярдәм итәргә мөмкин дип фикерләштек, киңәшләштек тә, тамаклары тук булсын дип, токмач кисеп җибәрергә уйладык. Туган җирләреннән еракта Украин илендә яу кырындагы солдатларга ярдәм итәргә теләп, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективының уңган хатын-кызлары токмач кисү өмәсе оештырдылар.

Иң мөһиме – илебездә тынычлык урнашсын, ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International