Җәлилнең тууына 120 ел тула. Муса Җәлилнең төрле телләрдә басылып чыккан шигырьләре бөтен дөньяга танылды. Татар шагыйрьләреннән беренчеләрдән булып ул 1957 нче елда «Моабит дәфтәрләре» дип аталган шигырьләр циклы өчен Ленин исемендәге премия белән бүләкләнде.
Шагыйрьнең зур юбилее уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә “Җәлил юлы – батырлык юлы” исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.
Күргәзмәдә куелган китаплар арасында Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә дөнья күргән әсәрләре, шагыйрьнең иҗатын һәм тормышын чагылдырган басмалар урын алган. Шулай ук күргәзмәдә шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләре, аның турында вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләр белән танышырга мөмкин.
Күргәзмәдә Муса Җәлилнең геройларча батырлыгы, аның фашистларга каршы әсирлектә аяусыз көрәше, тирән патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре турында бай мәгълүмат табарга була. Әлеге китаплар һәркемгә шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тагын да ныграк аңларга һәм өйрәнергә, Ватанга тугрылык тәрбияләргә ярдәм итә.