3 февральдә “Батыр” спорт комплексында 2010-2011 елгы һәм 2014-15нче елгы яшүсмерләр арасында футзал буенча Бөтенроссия ярышларының төбәк этабы булды. Ярышларда һәр яшь төркемендә җидешәр команда катнашты, шул исәптән Теләче урта мәктәбе командасы да. Команда 2914-2015 елда көндәшләренә бераз оттырып, 5 урынны яулады.
Теләче урта мәктәбенең 2010-2011 елгы яшүсмерләр командасы аеруча сөендерде. Финалда алар #149 елгы Казан лицее командасын узган сезонның Идел буе федераль округы этабында җиңүче 2:0 белән җиңделәр, шуның белән 2025-2026 елгы Идел буе федераль округы этабына юллама тәэмин иттеләр. Егетләребезне һәм аларның җитәкчесе Р.Г. Хәбировны һәм физкультура укытучысы Б.Р. Салахиевны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы этапларда җиңүләр телибез!