2026 елның 5 февралендә «Киләчәк» яшьләр үзәгендә Россия халыкларының бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елының якты старт бирелде.

2026 елның 7 феврале, шимбә

Чараны Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Гыйлван улы Фәтхуллин, VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Габделхәй улы Нуриев һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Владимировна Карпова сәламләү сүзе белән тантаналы рәвештә ачтылар. Үзләренең чыгышларында алар Россиянең көче — аның күпмилләтле гармониясендә, бөеклеге — һәр гражданның уртак киләчәк хакына батырлыкка әзерлегендә булуын ассызыкладылар.

Чара программасы мәдәният һәм гражданнар татулыгының чын триумфына әверелде. Сәхнәдә районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары чыгыш ясадылар.  Татар, рус, керәшен, таҗик әрмән, үзбәк һәм азәрбайҗан телләрендә җырлар, шигырьләр башкарылды. Һәр аккорд, һәр хәрәкәт үз мәдәнияте тарихын сөйләде, әмма алар барысы да Россиягә мәхәббәт хорына әверелде. Яшь артистлар ана теле, милли кием һәм гореф — гадәтләр Бердәм Ватанның байлыгы икәнен исбатладылар.

“Төрле милләттән булуыбыз - безнең байлыгыбыз. Бердәмлектә  —безнең көчебез", - дигән фикер яшь катнашучыларның һәр чыгышында, һәр елмаюында иде. Чарада үзара хөрмәт, үз мәдәниятең өчен горурлык һәм уртак тарих, уртак язмыш, бердәм Ватан өчен тагын да зур горурлык чагылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International