«Ел тәрбиячесе-2026»

2026 елның 14 феврале, шимбә

«Ел тәрбиячесе-2026» республика конкурсының зона этабы 06 февральдә Арча муниципаль районының 11 нче балалар бакчасы базасында узды. Үзләренең һөнәри осталыкларын Теләче, Әтнә, Саба,Кукмара, Балтач, Арча районнарыннан 12 тәрбияче күрсәтте. Комиссия членнарына тәрбиячеләр тарафыннан ачык дәрес, дәрескә анализ, «Ата-аналар белән мәгърифәтчелек чарасы» тәкъдим ителде. Безнең районны яклап 2 тәрбияче:

    Сәетова Дилбәр Рәшит кызы, Теләче no 3 балалар бакчасы тәрбиячесе; Сабирҗанова Ләйсән Миңнехан кызы, Теләче 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе чыгыш ясады.

   Конкурсантларга,   Хисамиева Йолдыз Шамил кызы, мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы; Абдуллина Рузилә Вәгыйз кызы, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасының өлкән укытучысы; Галиева Лилия Разил кызы, Казан шәһәренең «катнаш төрдәге 101 нче балалар бакчасы» МБББУ мөдире, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре советы рәисе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы бәя бирде.

    «Ел тәрбиячесе-2026» республика конкурсының зона этабында катнашучы тәрбиячеләрне котлыйбыз һәм аларга яңа һөнәри казанышлар һәм якты иҗади идеяләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International