Бүген, 2026 елның 12 февралендә Казан шәхәрендә «Ел укытучысы -2026» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. «Ел укытучысы» номинациясендә безнең районны Иске Җөри урта мәктәбенең физика укытучысы Гарифуллин Римат Мөдәрис улы һәм «Педагогик дебют» номинациясендә Олы Мишә урта мәктәбенең география укытучысы Миңнебаева Ләйсән Марат кызы тәкъдим итте. Педагоглар ачык дәресләр күрсәттеләр, шулай ук конкурсантлар белән педагогик интервью үткәрелде. Зона этабындагы чыгышларның нәтиҗәләре март аенда игълан ителәчәк.