«Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды.

2026 елның 14 феврале, шимбә

      10-12 февральдә Теләченең 1,2,3 нче балалар бакчалары базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды. Чемпионатта районның 7 белем бирү учреждениесеннән 15 балалар бакчасы тәрбияләнүчесе катнашты.

      Яшь осталар 8 компетенциядә ярыштылар: чәчтараш сәнгате, кондитер эше, сынлы сәнгать, ресторан сервисы, сити-фермер, конструкцияләү, «Кием һәм аксессуарлар дизайны», "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы".

 . Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләрен кондитерлар, рәссамнар, чәчтарашлар, ресторан сервисы, конструктор, сити-фермер, дизайнер,  ЮХИДИ инспекторы өлкәсендә белгечләр ролендә сынап карадылар. Чемпионатка катнашучыларны 12 тәрбияче-остаз әзерләде.

      Муниципаль этап җиңүчеләре (1 һәм 2 призлы урыннар) 2026 елның 13-15 февралендә «Казан педагогика көллияте» базасында Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән яшь осталар арасында көндезге-читтән торып узачак «Яшь мастер»(BabySkills) мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төбәкара чемпионатның республика этабында район исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International