Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында сугышчы – интернационалист Илшат Гыйлемхан улы Хәйруллин истәлегенә багышланган шахмат буенча Беренчелек үткәрелде.

2026 елның 14 феврале, шимбә

2026 елның 13 февралендә Иске Җөри урта мәктәбе белән берлектә Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында сугышчы – интернационалист Илшат Гыйлемхан улы Хәйруллин истәлегенә багышланган шахмат буенча Беренчелек үткәрелде. Турнирда 78 катнашучы катнашты.

     Беренчелекне ачуда Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы, ДОСААФ җирле оешмасы идарәсе рәисе Р.Р. Нуретдинов, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары җитәкчесе Ә. М. Галимҗанов катнашты.    

      Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр, ә җиңүче команда кубок белән бүләкләнде.

      Ярышның ябылу тантанасында мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна катнашты. Иске Җөри урта мәктәбе укучылары сугышчы-интернационалист И.Г. Хәйруллин истәлегенә чыгыш әзерләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International