2026 елның 07 февралендә чаңгы базасында Теләче муниципаль районы оешуга 35 ел тулуга һәм Хәрби һәм Хезмәт батырлыгы елына багышланган чаңгы ярышлары буенча иганәчеләр турниры үткәрелде. Ярышларда районның 12 мәктәбеннән 93 укучы катнашты.
Ярышлар шәхси эшмәкәрләр – Айназ Фатхуллин, Айнур Сахабиев һәм Алмаз Насибуллин иганәсенә үткәрелде. Ярышларны ачу тантанасында аларга Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларны һәм ярышта адынгы урыннарны яулаган укучыларны муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе бүләкләде.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.