7 февральдә Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. ТР гербын кабул итү көне уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә «Герб - дәүләт символы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларга Татарстан Республикасы гербының дәүләт символы булуы һәм Татарстан Республикасы Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге карары белән раслануы турында сөйләде. Укучылар «символ», «герб» сүзләренең мәгънәсе белән таныштылар. Республика гербында ни өчен нәкъ менә Ак Барс сурәтләнгәнен, гербта ясалган төсләрнең нәрсә аңлатканын, гербның һәр элементын карап, аның әһәмияте турында белделәр.