Безнең илебез, аның данлы тарихы шундый батырлар белән бай. Муса Җәлил – нәкъ шундый патриотларның берсе. Ул татар халкының гына түгел, бөтен дөнья халыклары өчен дә бөек патриот шагыйрь булып танылган. Муса Җәлил – үлемсез шәхес. Аның тормышы батырлык һәм намус үрнәкләре белән бизәлгән, ул Ватанын һәм вөҗданын беркайчан да сатмаган, хәтта үлеменнән соң да мәңгелеккә яшәү хокукын алган герой-шагыйрь. Шагыйрь үзенең рухи көчле батырлыгы, иҗаты һәм батыр йөрәге белән әле дә безнең арада тере, ул һәрвакыт алгы сафта бара. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аңа карата ихлас мәхәббәт хисләре уяту, балаларның шагыйрь турындагы белемнәрен баету максатыннан, 13 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрделәр. Чарада мәктәп укучылары катнашты, алар Муса Җәлилнең шигырьләрен күңелләрдән укыдылар, шагыйрьнең бөеклеген һәм рухи байлыгын яңадан бер кат искә төшерделәр.