13 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Кабатланмас батырлык үрнәге» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Викторинада катнашучылар шагыйрьнең тормышыннан, катлаулы балачак һәм яшүсмер елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар, сугыш еллары, әсирлеккә эләгүе, Муса Җәлил исемен мәңгеләштергән, Ленин премиясенә лаек булган «Моабит дәфтәрләре» автобиографик шигырьләр китабы турында белделәр. Дошман да сындыра алмаган кыю шагыйрьнең каһарман юллары бүген дә актуаль. Алар һәлак булганнарны һәм тынычлык саклап калучыларны истә тотарга чакыра. Шулай ук, китапханәдә Муса Җәлилнең шигырь җыентыклары, замандашларының шагыйрь турындагы истәлекләреннән торган китап күргәзмәсе оештырылды.