Элек-электән китаплар кешеләр өчен белем һәм зирәклек чыганагы булып санала. Әлеге көн уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә “Китап бүләк итү” акциясе оештырылды. Акция кысаларында китап сөючеләр китапханәгә төрле жанр һәм тематикадагы китаплар алып килделәр. Китапханәче бу гамәлне башкаручыларга рәхмәтен белдерә, чөнки китап һәркем өчен җанны баета торган, күңелгә җылылык бирә торган иң кадерле бүләк булып кала.