13 февраль көнне патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә «Муса Җәлил — татар халкының каһарманы» исемле батырлык дәресе үткәрелде. Муса Җәлилнең шигырьләрен һәм поэмаларын төрле яшьтәге кешеләр бер үк дулкынлану белән укыйлар. «Моабит дәфтәре» — ул үлемсез китап, кеше рухының көчле җанлы чагылышы. Китапханәче Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар һәм викторинада үз белемнәрен сынадылар, анда Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук китапханәдә шагыйрьнең китапларыннан торган күргәзмә куелган иде, укучылар анда тәкъдим ителгән әсәрләр белән таныштылар.