«Җырым белән җиңдем дошманны».

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

13 февраль көнне, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Җырым белән җиңдем дошманны» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар күренекле шагыйрь һәм батыр патриот Муса Җәлилнең тормыш юлын, аның йөрәкләргә үтеп кергән әсәрләрен җылы хатирәләр белән искә төшерделәр. Балалар әдәби викторина сорауларына актив җавап биреп, китап күргәзмәсе белән танышып, шагыйрь иҗатына тирәнрәк төшенү мөмкинлеге алдылар. Чараның йомгаклау өлешендә балалар Муса Җәлилнең «Егет кеше», «Кызыл ромашка», «Сәгать» һәм «Күке» шигырьләрен җанлы һәм ихлас итеп укыдылар. Муса Җәлилнең иҗаты кешеләрне батырлыкка, Ватанга тугрылыкка, гаделлеккә һәм азатлык өчен көрәшергә өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International