Республика олимпиадасының йомгаклау этаплары узды.

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

10, 12 нче февраль көннәрендә татар мәктәпләрендә укучылар арасында татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән республика олимпиадасының йомгаклау этаплары узды.

 Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Имамиева Нәзилә татар теленнән, Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гыйлаҗова Тәнзилә татар теленнән һәм әдәбиятыннан, 9 сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә әдәбияттан, Олы Мишә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Заһидуллина Нурфия татар теленнән, Гайнетдинова Назлыгөл әдәбияттан, Иске Җөри урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гарипова Зөһрә әдәбияттан призерлар булдылар.

Укучыларны әзерләгән укытучылар:  Зәйнуллина Рушания Хәким кызы, Хәйртдинова Язилә Рәфкәт кызы, Сәхәбиева Люция Заһит кызы, Сәлимова Резеда Гафур кызы, Минһаҗева Люция Марат кызы.Укучыларны һәм укытучыларны ихластан котлыйбыз! Хезмәтләре өчен рәхмәт! Һәрвакыт уңышларга ирешүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International