"Аҗаган"

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

"Батыр" спорт комплексында Теләче муниципаль районының пилот мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр арасында Татарстанда хәрби һәм Хезмәт даны елы кысаларында 23-февраль Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган "Аҗаган" спорт –патриотик уены узды. Уенны Теләче муниципаль районының Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы, МКУ "ТМР мәгариф бүлеге", "ТР Юл хәрәкәте кагыйдәләренең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ оештыру-аналитика бүлеге, Теләче муниципаль районының "Алдынгылар хәрәкәте" җирле бүлеге, "Теләче" спорт мәктәбе өстәмә белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе оештырды. "Аҗаган" - балаларга хисләр өермәсе бирә торган спорт-патриотик бәйрәм. Шулай ук бу-әти-әниләр белән күңелле итеп вакыт үткәрү, үз сәләтләреңне күрсәтү һәм файдалы күнекмәләр алу өчен менә дигән мөмкинлек.

" Аҗаган " спорт эстафетасы формасында төзелгән, анда командалар түбәндәге станцияләр буенча хәрәкәт итте: "Визитка», «Марш-бросок», «Әти, әни-мобиль», «Чәнечкеле тимер чыбык аша узыгыз»,  «Интеллектуаль тукталыш», «Яраланган сугышчы», «Саперлар. Басуны миналардан арындыр», «Элемтәчеләр», «Юл билгесе», «Паровоз».

" Аҗаган " барлык балаларны берләштерә, дустанә мөнәсәбәтләр, намуслылык, гаделлек тәрбияли, бер команда белән бергә эшләргә өйрәтә, балалар команданың һәр әгъзасының нәтиҗәсе ахыргы нәтиҗәгә бәйле икәнен аңлый. Мондый чараларны уздырып, без балаларны патриотизм рухында тәрбиялибез,Ватанны саклаучыларны үстерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International