15 февраль көнне Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” исеме астында патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы белән якыннан таныштылар. Алар “Кызыл ромашка”, “Ана бәйрәме”, “Вәһшәт” һ.б. шигырьләрен кычкырып укыдылар. Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы Муса Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы һәм мавыктыргыч шигырьләре укучыларда шагыйрь иҗатына карата зур кызыксыну уятты.