Батырлык, Ватанга тугрылык һәм шигъри сүз көче белән дан казанган әлеге бөек шәхесне искә алу максатыннан, 13 февраль көнне Шәдке авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Муса Җәлилнең 120 еллыгы: хәтер, батырлык, тугрылык» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы, катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби иҗаты белән таныштылар. Шулай ук Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә фашистларга каршы көрәшүе турында сөйләнде. Күренекле шагыйрьнең исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» — автобиографик шигырьләр җыентыгы да укылды. Әлеге әсәр өчен Муса Җәлил Ленин премиясенә лаек булды. Чара ахырында интеллектуаль викторина уздырылып, балалар үз белемнәрен сынап карадылар һәм шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында күп кенә кызыклы фактлар белән таныштылар.