Чарада катнашучылар шагыйрьнең авыр балачагы һәм яшүсмер еллары, иҗат юлы белән таныштылар, Бөек Ватан сугышы чорындагы геройлыклы тормыш битләрен ачтылар һәм «Шигырьләрем – тере шаһитларым» исемле презентацияне карадылар. Шулай ук шагыйрьнең әсәрләрен җанлы һәм тәэсирле итеп кычкырып уку оештырылды. Икенче өлештә “Ромашка” уены уздырылды, анда катнашучылар кроссвордлар чиштеләр, «Җәлил шигырьләре һәркемнең күңелендә яши» дигән әдәби викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Чарага китап күргәзмәсе дә куелды, анда шагыйрьнең шигырьләр җыентыклары, әсәрләре һәм аның турында замандашларының җылы истәлекләре тәкъдим ителде. Бу күргәзмә катнашучыларга Муса Җәлил иҗатын тагын да тирәнрәк аңларга һәм аның рухи дөньясына якынрак булырга ярдәм итте.