2 март көнне Теләче балалар китапханәсендә татар язучысы Нурислам Хәсәнов әсәрләре буенча әдәби иҗат сәгате булып узды.

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Әлеге чара ярдәмендә татар язучылары әсәрләренең әхлакый мәгънәсе турында күзаллау формалаштырылды. Балалар туган ягыбызның юбиляр язучысы Н. Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты.

Нурислам Хәсәнов - китап тышлыгындагы исем генә түгел, татар әдәбиятында тулы бер чор. Ул иң мөһим нәрсәләр - мәхәббәт, дуслык, бурыч, гади кешеләрнең авыр язмышлары, туган җирнең гүзәллеге турында шундый итеп сөйли белә ки, аның һәр сүзе күңелгә үтеп кереп уйланырга һәм хискә бирелергә мәҗбүр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International