Олы Мәтәскә авыл җирлеге территориясендәге авылларда Яңа ел бәйрәме зур оешканлык белән күңелле үтте. Һәрбер авылдагы мәдәният йортларында , мәктәпләрдә төрле кызыклы уеннар, концерт номерлары белән үрелеп, Яңа ел балмаскарадлары уздырылды, өлкәннәр һәм балалар өчен аерым лоторея уеннары үткәрелде.