Югары Кибәхуҗа авыл китапхәнәсендә “Пушкин картасы” федераль проекты кысаларында “Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән әдәби сәгать үтте. Әлеге чарада китапханәче балаларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Г.Тукай балалар өчен бик күп әкиятләр шигырьләр һәм мәсәлләр язган. Аның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен белмәүче кеше юктыр. Балалар Г.Тукай әсәрләрен укып, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әлеге чара татар халкының гимны булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.