Татар теле укытучылары семинары.

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

26 ноябрь көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Сыйфатлы белем бирүне тәэмин итүдә мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрләреннән файдалануның әһәмияте” дигән темага район семинары булды. Семинарда район мәгариф бүлегенең милли белем буенча методисты Җиһангәрәева Х.М., район “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы  җитәкчесе Дәүлиева Р.М., районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары  катнашты. Семинарда  татар теле һәм әдәбияты укытучылары Якупова Л.М., Сәлмәнова Г.Р., Шәяхмәтова Г.Н. ачык дәресләр бирделәр. Гарипова Р.Г. һәм Шәйдуллина Г.М.  6в сыйныфы укучылары белән “Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе” темасына сыйныфтан тыш чара күрсәттеләр. Әсәдуллина З.Н. үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дәүлиева Р.М. “Ак калфак” җәмгыятенең эшчәнлеге һәм эш планы белән таныштырды.  Җиһангәрәева Х.М. татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының район турын үткәрү турында сөйләде. Семинар эшлекле һәм файдалы узды.


 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International