1 декабрь 2014 нче ел, “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенрусия сәяси партиясенең унөч еллыгы уңаеннан Партия җитәкчелеге тарафыннан илкүләм граңданнарны кабул итү көне дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Партиянең Теләче җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе тарафыннан да халыкны кабул итүләр оештырылды. Бу чарага Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гильметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыкова, нотариус Люция Гильметдиновалар чакырылды. Ә урыннарда халыкны борчыган сорауларга җирле депутатлар – авыл җирлеге башлыклары ачыклык кертте.
