Билгесез солдат көне.

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бүген Олы Нырсы мәктәбендә “Билгесез солдат Көне” үтте. Сыйныфларда Батырлык Дәресләре “Беркем дә, берни дә  онытылмый” дигән тема астында узды. Укучылар Бөек Җиңү  көнен якынайткан гади солдат батырлыгы турында сөйләштеләр. Музейда үзебезнең якташларның сугыш юлын барладылар. Башлангыч сыйныф укучылары билгесез солдат батырлыгын һәйкәл янында өйрәнделәр. Бу чара укучыларда Туган иленә мәхәббәт тәрбияли.


 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International