26 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр административ комиссия әгъзалары, хокук бозу буенча беркетмә төзүче вәкилләр белән берлектә авыл җирлекләре биләмэләренә рейдлар уткәрелде. Рейд нәтиҗәләре курсәткәнчә өй һәм хуҗалык тирәсендә утын, печән, салам, төзелеш, конкүреш калдыкларын вакытлыча җыеп саклау, урамнарга чыгарып ташлау, өй һәм хуҗалык тирәсендә рөхсәтсез вак хуҗалык корылмаларын тозү, капка тобендә төзү материалларын саклау, автотранспорт чаралары тоту кебек җитешсезлекләр кузәтелә. Әлеге кимчелекләр Баландыш, Олы Нырсы җирлекләренә үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә ачыкланды. Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча 6 физик затка беркетмә тозелде. Җаваплылыкка тартылганнарның барсы да физик затлар.
Авыл җирлекләрен тозекләндерү һәм аларда тәртип һәм чисталык урнаштыру максатыннан рейдлар административ комиссия тарафыннан эш планы нигезендә алга таба да дәвам итәчәк. Туган сораулар, тәкъдимнәр, хокук бозу очраклары буенча Теләче муниципаль районының Административ комиссиясенә морәҗәгать итәргә момкин. Тел.: (84360) 2-11-83, (84360) 2-18-67. E-mail: Telache@tatar.ru.
.jpg)
.jpg)