Әниләр бәйрәме. Әни

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бүген җир йөзендә иң матур бәйрәм – әниләр бәйрәме. Әни – гаиләдә иң якын, газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһам өсти. Ана баласын күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүзләр белән атамый. Шул уңайдан   безнең  Максабаш балалар бакчасында   әниләренә  зур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар бәйрәм иртәсендә әниләрне, әбиләрне чын күңелдән матур җырлар, шигырьләр, биюләр аша котладылар. Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International